Экология һәм җәмәгать урыннары елы Апас районы урта мәктәбендә “Табигать һәм кеше” дигән белем бирү чарасы белән ачылды. Балалар өчен экологик дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район башлыгы Рәшит Заһидуллин белән берлектә үткәрде. Экологлар укучыларга райондагы һәм бөтен Татарстандагы уникаль табигать объектлары турында сөйләде. “Зөя елгасы, Екатерина күле, Лобач-Тау, Лабышкин таулары, Долгая поляна тыюлыгы, Мордва болыннары, Яңа-Чекур урман-даласы, Тархан имәнлеге – безнең якларның иң матур урыннарының тулы булмаган исемлеге бу. Безнең Ватан гаҗәеп пейзажларга бай. Табигать безнең күзләрне сөендерсен өчен, аны әрәм итмәскә һәм сакларга кирәк”, - дип сөйләде Идел аръягы ТИ хезмәткәрләре.
Балалар табигать матурлыгын саклауга һәр укучының өлеш кертә алуы турында әйттеләр. “Моның өчен эколог булу һәм вазыйфаи структурада тору мәҗбүри түгел. Табигатьтә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәп, табигать саклауга өлеш кертү дә җитә: чүпләмәскә, кош ояларын туздырмаска, чәчәкләрне өзмәскә. Киресенчә эшләү яхшырак булыр: агачлар һәм чәчәкләр утыртырга, кышлаучы кошларны карарга, җимлекләр һәм сыерчык оялары ясарга кирәк”, - дип сөйләделәр алар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте