Экологик дәрес кысаларында Тәмте урта мәктәбе укучылары табигатьтә куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар өчен мероприятиене Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко һәм Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина үткәрде.
“Әйләнә-тирә мохит һәм кеше – үзара бәйләнгән, бер-берсен тулыландыра торган төшенчәләр. Табигатьнең хәле кеше эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Пычранган су эчәргәме әллә чистанымы, агулы химикатлар суларгамы әллә кислородмы, чүплекләр буйлап йөрергәме әллә яшел скверлардамы – кеше үзе хәл итә. Шул ук вакытта кешенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы кешенең сәламәтлегендә һәм иминлегендә чагылыш таба. Урманда сүндерелмичә калган учаклар, тәмәке төпчекләре, хәтта пыяла шешә һәм банкалар да кешенең генә түгел, табигатьтә яшәүче башка җан ияләренең дә үлеменә китерергә мөмкин. Шуңа күрә табигать белән үзара мөнәсәбәттә тәртип кагыйдәләрен үтәргә кирәк: чүп калдырмаска, учаклар якмаска, табигать объектларын пычратмаска”, - дип сөйләде мероприятие лекторлары.
Ачык дәрес барышында мәктәп укучылары экология һәм кеше иминлеге өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр. Конкрет ситуацияләрне анализлап, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнешен күрсәттеләр, табигатьнең экологик халәтенә тискәре йогынты ясый торган факторларны атадылар. Шулай ук алар төбәктә экологик иминлекне яхшырту буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
Мероприятие ахырында Елена Сороковнина мондый экологик дәресләрнең балалар белән мәгърифәт эшендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Укучылар экологик проблемаларның мөһимлеген аңларга һәм бу мәсьәләләрне чишәргә әзер булырга тиеш.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте