Татарстанның юстиция министрына ЭКО-пластилиннан чәчәкләр ясап күрсәттеләр. Тәтеш районы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә экологик дәресләр узды.

2017 елның 3 марты, җомга

Тәтеш районының барлык мәктәпләрендә экологик дәресләр узды. Татарстан Республикасының юстиция министры Лариса Глухова андый дәресләрдә   “Әкият” балалар бакчасында һәм  кадетлар мәктәп-интернатында булды. Мероприятиедә шулай ук район башлыгы Рамис Сафиуллов һәм район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Красулина катнашты. Нәниләр янында кунаклар күрсәтелгән чараны гына карап калмадылар, ә үзләре дә иҗади остаханәдә эшләделәр. Мәсәлән, педагоглар һәм балалар белән бергәләп, алар үз куллары белән экологик пластилиннан могҗизалы чәчәкләр ясадылар, “чүпне”  аралап, контейнерларга тараттылар, ә макулатурадан чын кәгазь ала алдылар. Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында рәхәтләнеп сөйләделәр.

Тәтеш кадетлар мәктәп-интернатында Лариса Глухова һәм Рамис Сафиуллов музейда булдылар, анда экспозицияләр турында экскурсоводлар сөйләде. Биологиядән “Чүп юк” дигән темага экологик дәрестә укучылар чүпне утильләштерүнең иң яраклы ысулын билгели алдылар – аны эшкәртү. Шулай ук алар яраксызланган дип саналган материалдан эшләнгән гаҗәеп әйберләр күрсәттеләр. Юстиция министрыннан бүләккә нәниләр экологик символлы канцтоварлар һәм китаплар алдылар. “Бүген мин балалар белән шөгыльләнүдән зур канәгатьлек алдым, кадетларыгыз белән горурланам. Бу белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбиянең югары дәрәҗәдә икәнен күрәм. Барыгызга да сәламәтлек телим, ә ул әйләнә-тирә мохитнең хәленә бик нык бәйле, анысы исә турыдан туры безнең үзебезгә бәйле. Табигатьне бергәләп саклыйк”, - диде үзенең визиты ахырында юстиция министры, табигатьне пычратучыларның исә җәзага тартылачагы турында әйтте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International