Бүген Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтелә. Экологик бәйрәмнең төп максаты – кыргый флора һәм фаунаның күптөрлелеге һәм матурлыгы турында, шулай ук аларга сакчыл мөнәсәбәт һәм браконьерлыкка каршы көрәшне көчәйтүнең зарурлыгы турында искә төшерү.
Экологик дата 1973 елның 3нче мартында Вашингтонгда 80 ил вәкилләре тарафыннан СИТЕС Конвенциясе кабул ителү уңаеннан билгеләп үтелә. Бу халыкара килешү хайваннарның 5 меңгә якын төрен һәм үсемлекләрнең 28 төрен яклый. Флора һәм фаунаның бу төрләре белән импорт, экспорт, реэкспорт һәм диңгездән интродукцияләү махсус рөхсәт һәм сертификатлар нигезендә генә башкарылырга тиеш. Конвенция гамәлгә кергәннән соң, аның яклавы астында булган бер генә төр дә югалмады.
Саклана торган исемлеккә Татарстан Республикасында үсемлекләрнең 595 төре һәм хайваннарның 214 төре кертелгән. Флора һәм фаунаның югалу куркынычы яный торган төрләре республиканың 154 табигый объектында бар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте