Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесенә Зәй укучылары үзләренең табигать саклау өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте.

2017 елның 3 марты, җомга

Биосфера генофондын саклау, экосистемалар тотрыклылыгы, матдәләр әйләнешенең өзлексезлеге. Зәйнең 5нче мәктәбендә шушы һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Экологик дәрес “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашында узды. Дәрес барышында республикабызның су объектларын саклау  яки  аның җирләрен чүпләнүдән саклау эшенә һәр мәктәп укучысының өлеш кертә алуы турында әйтелде. Татарстанда гына мәктәп, гимназия һәм лицейлар укучылары өчен уникаль “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшләнде. Бу система ярдәмендә калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннары турында һәм җирлек рельефына сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын ташлау очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаган барлык укучылар бу конкурста катнаша ала, шуның белән табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыклауга ярдәм итәргә һәм призлар да алырга мөмкин.

Экологик дәрес республикадагы Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланды. Максат – үсеп килүче буынның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, дөньяга экологик караш формалаштыру һәм, тормышның мөһим ресурсы булган суга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International