Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык үткәрү буенча Буада зона киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәдә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары вәкилләре катнашты.
Татарстанның берничә районында, традицион санитар-экологик ике айлык башланганны көтмичә, территорияләрне җыештыруга керештеләр инде. Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев республиканың Биектау һәм Югары Ослан районнарында эш барышы белән танышты, анда чүпләр җыю, юл буе полосаларын чистарту, бордюрларны юу буенча эшләр оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллыда берьюлы ике тәртип бозучыны ачыкладылар. Лесоцех районын мониторинглау барышында Садоводческая ур., 16 буенча җитештерү һәм куллану калдыкларын яндыру очрагы беленде, бу 2002 елның 10 январендагы №7-ФЗ “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законның 51нче маддәсен бозу булып тора. Юридик зат «Промвест» ҖЧҖ карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе (“Җитештерү яки куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча беркетмә төзелде һәм 100мең сум күләмендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды.
Мәктәп укучыларының “Кош йорты” экологик акциясенә эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә. Мероприятие Казан зооботаника бакчасы тарафыннан оештырылды.
Россиянең Бөтендөнья кыргый табигать фонды WWF “Җир Сәгате” акциясе башкаласы исеменә конкурс башлану турында игълан итте. Яшәүчеләре акциядә иң актив катнашкан шәһәр бүләк – аның атамасы гравировкаланган статуэтка һәм “Җир Сәгате Башкаласы -2018” статусын алачак. Моннан тыш җиңгән шәһәрнең администрациясе вәкилләре киләсе елга акциянең Мәскәүдәге үзәк мәйданына чакырылачак.
Хөрмәтле гидрометеорология хезмәте эшчәннәре!
Сезнең Һөнәри бәйрәмегез көнендә ихлас котлауларны кабул итегез!
“Зөя елгасының яр буе полосасында комны санкциясез чыгару бара. Эш биш транспорт чарасы файдаланып башкарыла”, - Берләш авылында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына шундый мөрәҗәгать керде. Табигать саклау законнарын бозуны тикшерү максатында, Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районына чыктылар.
Рус географик җәмгыяте «Гогланд-2017» экологик экспедициясендә катнашуга конкурс игълан итте. Проектта 18дән 35кә кадәрге яшьтәгеләр катнаша ала. Ирекле баручылар экспедициянең ике сменасы кысаларында Гогланд һәм Зур Тютерс утрауларын пычраткыч объектлардан чистартачаклар.
10-11 апрельдә Мәскәүдә "Арарат Парк Хаятт" отеленда “Әйләнә-тирә мохитне саклауны һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне дәүләт җайга салуы 2017. Яз” XII Бөтенроссия Конгрессы узачак. Оештыручысы булып «АСЭРГРУПП» компаниясе тора. Конгрессның программасы ике мөстәкыйль Конференциядән тора.
2017 елның 4-7 апрелендә Россиядә Экология елы кысаларында Саха (Якутия) Республикасы экологларының II Съезды булачак. Съезд делегатлары һәм кунаклары булып Россия Федерациясенең федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге кануннар чыгара торган һәм башкарма хакимияте җитәкчеләре, республика экологик оешмалары вәкилләре, галимнәр һәм эколог-белгечләр, студентлар булачак.