2017 елның 4-7 апрелендә Россиядә Экология елы кысаларында Саха (Якутия) Республикасы экологларының II Съезды булачак. Съезд делегатлары һәм кунаклары булып Россия Федерациясенең федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге кануннар чыгара торган һәм башкарма хакимияте җитәкчеләре, республика экологик оешмалары вәкилләре, галимнәр һәм эколог-белгечләр, студентлар булачак. Экологларның II Съездының эш программасы дүрт көнгә исәпләнгән. Пленар утырыш М.К. Аммосов ис. ТКФУның «Сергеляхские огни» мәдәни үзәгендә 5нче апрельдә булачак. Оештыручылар әйтүенчә, съезд эше нигездә дискуссияләр форматында узачак. Дискуссия мәйданчыкларының төп юнәлешләре: җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, энергетика предприятиеләренә мөмкин булган иң яхшы технологияләрне һәм яңартыла торган энергия чыганакларын кертү, аеруча саклана торган табигый территорияләр системасын үстерү, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау, экологик туризм, Саха (Якутия) республикасының су хуҗалыгы комплексы һ.б. Моннан тыш, съезд кысаларында экологик диктант, күргәзмәләр, җәмәгатьчелекнең тантаналы утырышы һәм башка чаралар оештырылачак.
Съезд эшендә катнашу өчен, Саха (Якутия) Республикасы Табигать саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк: 677000 Якутск ш., Дзержинский ур. 3/1 яки e-mail: minopr@sakha.gov.ru. Белешмәләр өчен телефон: (4112) 34-49-15, факс (4112) 42-13-72.
Исегезгә төшерәбез, экологларның I съезды 1995 елда Саха (Якутия) Республикасының беренче Президенты Михаил Николаев инициативасы буенча үткәрелгән иде. Һәм менә 22 ел узгач, Экология һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр елында Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы экологлары, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, республика башкаласында җыелачаклар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте