Автошәһәр территориясендә калдыкларны яндыру фактлары ачыкланды.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллыда берьюлы ике тәртип бозучыны ачыкладылар. Лесоцех районын мониторинглау барышында Садоводческая ур., 16  буенча җитештерү һәм куллану калдыкларын яндыру очрагы беленде, бу 2002 елның 10 январендагы №7-ФЗ “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”  Федераль законның 51нче маддәсен бозу булып тора. Юридик зат «Промвест» ҖЧҖ карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе (“Җитештерү яки куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча беркетмә төзелде һәм 100мең сум күләмендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды. Икенче закон бозучыны экологлар Садоводческая 18а адресы буенча таптылар, анда “Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләре”н бозу фактын ачыкладылар: юридик зат «Татвторчермет» ҖЧҖ җитештерү һәм куллану калдыкларын (утильләштерелгән автомобильләрне ) яндыруга юл куя. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 маддәсе (“Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу”) буенча беркетмә төзелде, эш материаллары карау өчен Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Административ комиссиясенә юлланды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International