Татарстанның берничә районында, традицион санитар-экологик ике айлык башланганны көтмичә, территорияләрне җыештыруга керештеләр инде. Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев республиканың Биектау һәм Югары Ослан районнарында эш барышы белән танышты, анда чүпләр җыю, юл буе полосаларын чистарту, бордюрларны юу буенча эшләр оештырылган иде.
“Һәр районның үз үзенчәлекләре бар, - дип ассызыклады министр. – Казанга якын урнашкан районнарны ял итү урыны итеп сайлыйлар. Шунлыктан, бу районнар санитар-экологик ике айлыкка да барысыннан алданрак керешәләр. Быел #Экояз2017 кысаларында без муниципаль берәмлекләр арасында конкурс үткәрәчәкбез, иң яхшысын сайлаячакбыз”.
Санитар-экологик ике айлык Татарстанда 1нче апрельдә старт ала. Экология министрлыгының Дәүләт инспекторлары тарафыннан социаль-мәдәни, сәүдә объектларының, халыкның массакүләм ял итү урыннарының, пляжлар, бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативларының экологик торышын, зиратлар һәм алар тирәсендәге территорияләрнең торышын, кар җыю өчен билгеләнгән булган урыннарның, төзелеш калдыклары җыю урыннарының хәлен һәм аларны вакытында чыгаруның тәэмин ителешен тикшерү максатында рейдлар уздырылачак. Шулай ук өй яны территорияләренең хәле, автомобиль юлларының юл буе полосалары һәм бүлү полосалары торышы, аэропорт, елга портлары, тимер юл вокзаллары хәле, РЖД ААҖнең Горький тимер юлы һәм Куйбышев тимер юлының бүлү полосалары һәм алар янындагы территорияләр, яр буе полосалары контрольдә булачак. Республика территорияләрен санитар –экологик чистарту буенча эшләрнең координаторы буларак, Министрлыкның төп бурычы - республикада санитар-экологик тәртип урнаштыру максатында, барлык табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм муниципалитетлар белән максималь һәм нәтиҗәле бәйләнештә эшләү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте