Фәрит Габделганиев: “Һава торышы процессларын өйрәнү һәм фаразлау – техник катлаулы һәм ресурс сыйдырышлы эшчәнлек”. Татарстанның экология министры гидрометеорология хезмәте эшчәннәрен тәбрикләде.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Сезнең һөнәри күнекмәләрегез, фәнни эзләнүләрдә җентеклелек һәм фаразларның төгәллеге татарстанлыларга көндәлек тормышта ярдәм итеп кенә калмый, ә Татарстан Республикасының иң мөһим тармакларында  эшнең нәтиҗәлелегенә күп нәрсәдә йогынты ясый. Сезнең эзләнүләр безнең әйләнә-тирәдәге дөньяны яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Сез халыкның иминлеген тәэмин итүдә һәм республикада экологик ситуацияне контрольдә тотуда мөһим рольләрнең берсен үтисез.

Ышанам, һөнәри мәсьәләләрне хәл итүгә сезнең шундый җаваплы мөнәсәбәтегез өр-яңа заманча технологияләрне практикага интенсив кертү белән бергә барлык планнарыгызны тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Эшкә тугрылыгыгыз һәм максатка ирешүдәге катгыйлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Вакыттан алгарак чыгып, фән юлыннан кыю барыгыз һәм бу өлкәдә Татарстан данын күтәрегез! Көндәлек эшегездә һәм фәнни эшчәнлектә уңышлар телими. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә безнең барыбызга да – төгәл фаразлар һәм алдан билгеләп була торган табигать күренешләре!

Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Ф.С.Габделганиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International