Казанда яшәүчеләр туган шәһәрләренә “Җир Сәгате Башкаласы” исеменә конкурста булыша ала.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Россиянең Бөтендөнья кыргый табигать фонды WWF “Җир Сәгате” акциясе башкаласы исеменә конкурс башлану турында игълан итте. Яшәүчеләре акциядә иң актив катнашкан шәһәр бүләк – аның атамасы гравировкаланган статуэтка һәм “Җир Сәгате Башкаласы -2018” статусын алачак. Моннан тыш җиңгән шәһәрнең администрациясе вәкилләре киләсе елга акциянең Мәскәүдәге үзәк мәйданына чакырылачак.

Татарстан башкаласына булышу һәм акциядә катнашуны раслау өчен, казанлыларга конкурсның түбәндәге шартларын үтәргә кирәк:

  • Җир Сәгатенең рәсми сайтындагы картада үзе урнашкан урынны билгеләргә http://60.wwf.ru/#map-world;
  • дусларына һәм танышларына шулай ук эшләргә тәкъдим итәргә;
  • социаль челтәрләрдә берләшмәләр булдырырга һәм конкурс турында барлык Казан кешеләренә сөйләргә.

Җиңүчене сайлаганда, үз шәһәренең картасында үзен билгеләгән кешеләр саны һәм халык саны исәпкә алыначак. Конкурсның йомгаклары 29нчы мартта ясала.

Узган ел Казан “Җир Сәгате” акциясендә катнашкан иң актив Россия шәһәрләре арасына керде. Акцияне үткәрү вакытына “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы, ТР Министрлар кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, башка министрлыкларның, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, IТ-парк биналарының һәм башка күп объектларның архитектура-сәнгати яктыртылуы сүндереп торылды.

Исегезгә төшерәбез: дөньядагы иң эре экологик акция быел 25 мартта 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр уздырыла. Барлык хакимият органнары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, предприятиеләргә һәм оешмаларга, шулай ук республика халкына акциягә кушылырга һәм биналардагы, корылмалардагы декоратив яктыртуны, торак йортларда утны, гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйләнмәгән электр җиһазларын сүндерергә, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар күрергә тәкъдим ителде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International