31нче мартта “Кош йорты” экологик акциясендә катнашуга эшләр кабул итү төгәлләнә.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Мәктәп укучыларының “Кош йорты” экологик акциясенә эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә. Мероприятие Казан зооботаника бакчасы тарафыннан оештырылды. Катнашу өчен, үз кулларың белән оригиналь сыерчык оясы яки кошлар өчен җимлек ясарга кирәк. Эшкә автор турында мәгълүмат белән этикетка беркетергә: фамилия, исем, эшнең атамасы һәм уку урыны. Акция нәтиҗәләрен ясаганда, оештыручылар ике күрсәткеч буенча иң яхшы эшләрне сайлап алачак: оригиналь итеп ясау һәм кошларга яшәү өчен яраклылык. Йомгаклар 2017 елның 2 апрелендә Казан зооботбакчасында Кошлар көненә багышланган бәйрәм үткәрү вакытында аталачак.

Мероприятиенең максаты – үсеп килүче буында әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш һәм кайгыртучанлык культурасын үстерү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International