Татарстан яшьләре Фин култыгы утрауларына экологик экспедициядә катнаша ала.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Рус географик җәмгыяте «Гогланд-2017» экологик экспедициясендә катнашуга конкурс игълан итте. Проектта 18дән 35кә кадәрге яшьтәгеләр катнаша ала. Ирекле баручылар экспедициянең ике сменасы кысаларында Гогланд һәм Зур Тютерс утрауларын пычраткыч объектлардан чистартачаклар. Экспедициянең беренче сменасы 1нче июньнән 15нче июньгә кадәр булачак, утрауларга килүнең икенчесе 15нче июньнән 30ына кадәр. Оештыручылар экспедициядә катнашучыларга Санкт-Петербургта җыелу урыныннан экологик вахтаны үткәрү урынына кадәр һәм кирегә транспортта илтүне, экологик вахта үткәрү вакытына, ике көнлек әзерлек этабын (тренинг) да кертеп, ашау өчен һәм тору өчен түләүне тәэмин итәләр. Конкурсның нигезләмәсе белән Рус географик җәмгыяте сайтында танышырга була - https://www.rgo.ru

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International