Комны лицензиясез чыгару. Экологлар Апас районында законсыз карьер таптылар.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

“Зөя елгасының яр буе полосасында комны санкциясез чыгару бара. Эш биш транспорт чарасы файдаланып башкарыла”, - Берләш авылында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына шундый мөрәҗәгать керде. Табигать саклау законнарын бозуны тикшерү максатында, Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районына чыктылар. Авыл кешеләре мөрәҗәгатендә күрсәтелгән мәгълүматлар расланды. Зөя елгасының яр буе зонасында 473 кв.м мәйданлы һәм 140 см тирәнлектәге законсыз карьер урнашкан. Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.6 маддәсе 1 өлеше “Туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу яки күчереп кую” буенча, 7.3 маддәсе 1 өлеше “Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану”, 8.42 маддәсе 1 ө. “Су объектының яр буе саклау полосасын, су объектының су саклау зонасын хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану”, 8.13 маддәсе “Су объектларының суҗыярында су саклау режимын әлеге объектларның пычрануына яки башка зарарлы күренешләргә китерерлек итеп бозу” буенча дүрт беркетмә төзелде. Административ материалларны экологлар, җинаять эше кузгату өчен, Россия ЭЭМның ТР Апас районы буенча бүлегенә җибәрделәр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International