Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык үткәрү буенча Буада зона киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәдә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары вәкилләре катнашты.
Мероприятие кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик ике айлыкны нәтиҗәле үткәрү мәсьәләләрен тикшерделәр. Исегезгә төшерәбез, республиканың табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары 1нче апрельдә санитар-экологик ике айлыкны уздыра башлыйлар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте