Татарстан медиклары бу көннәрдә республикада бара торган санитар-экологик икеайлыкка кушылды. Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәрнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, Яр Чаллы медицина колледжы студентлары шәһәр урамнарында чисталык урнаштырды. Территорияләрне былтыргы яфраклардан, корыган ботаклардан һәм чүптән чистарттылар, кайбер урыннарда калган кар көртләрен таратып ташладылар. Лениногорск үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре дә үз шәһәрләрендә тәртип урнаштырды. Өмәләргә бу көннәрдә 400дән артык табиб һәм медсестра чыкты. “Тәннең, өйнең, әйберләрнең, әйләнә-тирәнең чисталыгы гына мөһим түгел.
Экология елы Россиянең бөтен кешеләрен игелекле эштә берләштерәчәк. 29 апрельдә бөтен ил территориясендә зур өмә - “Яшел Россия” өмәсе узачак. Максат – торак пунктларда экологик хәлне яхшырту. Бу көнне акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уза. Җыештыру эшенә республиканың меңнәрчә кешесе чыгачак. Җыештыру эше (чүпне аерым җыю оештырылачак), агачлар һәм чәчәкләр утырту, экологик уеннар, квестлар, викториналар һәм төрле табигать саклау акцияләре булачак.
Табигать турында викторина, флора һәм фауна турында шигырьләр, ЭКОбәйгеләр – Әлмәтнең 7нче мәктәбендә экология дәресе гадәти булмаганча һәм кызыклы узды. Икенче сыйныфлар укучылары иптәшләре белән интеллектуаль уенда ярышты, алар “табигатьне яхшы белүчеләр” титулын алырга омтылды. Моннан тыш алар үзләренең әдәби һәм вокал сәләтләрен күрсәттеләр.
Крупская, Карьерная, Урицкий. Бу урамнар экологларның кара исемлегендә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында Чистай шәһәре буенча рейд үткәрделәр. Чүпнең морфологик составыннан күренә: гаеплеләр – якын-тирә йортларда яшәүчеләр үзләре. Матур газоннар урыныныа яз полиэтилен пакетлар, пластик шешәләр, кәгазь тартмалар һәм башка көнкүреш калдыклары өемнәрен ачты.
Хәзер Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин рәислегендә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының “РФ Табигать министрлыгының 2016 ел эше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” йомгаклау коллегиясе бара. Төп доклад белән Министр Сергей Донской чыгыш ясый. Төп мәсьәләләр – Россиядә Экология елына багышланган мероприятиеләр үткәрү, калдыклар белән эш итү системасы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны минимальләштерү.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Зәңгәр күлдә зур өмә үткәрде. Экологик акциягә шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре, “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар һәм якын-тирәдәге торак пунктларның битараф булмаган кешеләре актив кушылды.
22 апрельдә чиста Суны, Һава һәм Җирне олылый торган халыкара бәйрәм билгеләп үтелә. Экологик катастрофалар турында планетада яшәүче һәр кешенең исенә төшерә торган көн, табигать саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча һәр кеше “биредә һәм хәзер” нәрсә эшли алачагы турында уйланырга тиешле көн. Һәр елны бу көндә бөтен дөньяда су, җир ресурсларын һәм башка табигый байлыкларны саклауга юнәлтелгән мероприятиеләр уздырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Зәңгәр күлдә Җир Көненә багышланган зур өмә үткәрәчәк.
Татарстанга эш визиты белән Ленинград өлкәсе дәүләт экологик күзәтчелек комитеты рәисе Михаил Козьминых килде. Очрашу кысаларында Ленинград өлкәсе һәм Татарстан Республикасының табигать саклау ведомстволары арасында тәҗрибә уртаклашу булды. Исегезгә төшерәбез, регионнар арасында тиешле килешү төзелгән. Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев коллегаларга республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итте: территориаль идарәләрнең эш системасы, табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклау алымнары, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Яшел Үзән районында массакүләм өмәдә катнашты. Республиканың баш экологы белән бергә территорияне төзекләндерергә районның башкарма хакимияте вәкилләре, хезмәт коллективлары, студентлар һәм укучылар чыкты. Уртак көч белән Казан – Яшел Үзән автотрассасының кырые полосасын тәртипкә китерделәр, аны чүп-чардан, чыбык-чабыктан һәм корыган агачлардан чистарттылар.
Әлмәт предприятиеләреннән берсенең территориясе чүп-чар – автомобиль шиннары, кара һәм төсле металл ватыклары, синтетик материаллар, иске көнкүреш техникасы, төзелеш чүп-чары белән тулган. Мәйданы 7000 м2. Калдыкларны санкциясез урнаштыру веротолетта очып тикшерү вакытында ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары закон бозучыларга карата административ тикшерү кузгатты.