Татарстанга эш визиты белән Ленинград өлкәсе дәүләт экологик күзәтчелек комитеты рәисе Михаил Козьминых килде. Очрашу кысаларында Ленинград өлкәсе һәм Татарстан Республикасының табигать саклау ведомстволары арасында тәҗрибә уртаклашу булды. Исегезгә төшерәбез, регионнар арасында тиешле килешү төзелгән. Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев коллегаларга республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итте: территориаль идарәләрнең эш системасы, табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклау алымнары, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү. Татарстан Экология министрлыгы эшендә төп проектлардан Михаил Козьминых мәктәп укучылары белән тыгыз хезмәттәшлекне һәм дәүләт инспекторларын кызыксындыру-бүләкләү системасын аерып күрсәтте. “Безнең өчен балаларга тәрбия бирү процессы гаять кызыклы. Әсбаплар, дәфтәрләр, экологик тематикалы бизәгеч-китаплар бик ошады. Бик күп проектларны без татарстанлы коллегалардан өйрәнеп үзләштерергә һәм Ленинград өлкәсендә гамәлгә ашырырыга әзер”, - дип билгеләде Михаил Козьминых. Ленинград өлкәсе дәүләт экологик күзәтчелек комитеты рәисе киңәшмә барышында Фәрит Габделганиевны эш визиты белән Санкт-Петербургка килергә чакырды. “Без тәҗрибә генә уртаклашмабыз, ә Татарстаннан нинди идеяләр алуыбыз турында һәм бу вакыт эчендә кайсыларын гамәлгә ашыра алуыбыз турында да сөйләрбез”, диде Михаил Козьминых.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте