Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Зәңгәр күлдә зур өмә үткәрде. Экологик акциягә шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре, “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар һәм якын-тирәдәге торак пунктларның битараф булмаган кешеләре актив кушылды. Халыкара Җир көнендә иреклеләр су объектының яр буе зонасында тәртип урнаштырдылар, аны чүп-чардан, корыган агачлардан һәм чыбык-чабыктан чистарттылар. Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров билгеләп үткәнчә, Зәңгәр күл республика кешеләренең яраткан ял итү урыны. Ял зонасына кешеләр агымы даими булып торуга карамастан, су янында чүпләр елдан ел кими бара. Табигый ресурсларга карата кешеләрнең аңында уңай якка үзгәреш булу сөендерә. Зәңгәр күлдә генераль җыештыру кешеләргә уңай кичерешләр бүләк итте. Өмә кысаларында ЭКОактивистлар кыр кухнясында әзерләнгән карабодай боткасыннан авыз итте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте