22 апрельдә чиста Суны, Һава һәм Җирне олылый торган халыкара бәйрәм билгеләп үтелә. Экологик катастрофалар турында планетада яшәүче һәр кешенең исенә төшерә торган көн, табигать саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча һәр кеше “биредә һәм хәзер” нәрсә эшли алачагы турында уйланырга тиешле көн. Һәр елны бу көндә бөтен дөньяда су, җир ресурсларын һәм башка табигый байлыкларны саклауга юнәлтелгән мероприятиеләр уздырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Зәңгәр күлдә Җир Көненә багышланган зур өмә үткәрәчәк.
Татарстанның Табигый тарих музеенда да берничә мероприятие булачак. 22-23 апрельдә сәгать 10нан 17сәгатькә кадәр «Аллы-гөлле планета!» дигән квест булачак. Бирегә килүчеләр борынгы заманнарда планетабызда яшәгән җан ияләре белән таныша һәм Җир белән бәйле кызыклы фактлар белә алачак. Юлны катнашучыларга махсус юл күрсәтүче күрсәтәчәк, үзең белән карандаш яки ручка алырга кирәк. 22 апрельдә 10 сәгатьтә “Керпене коткарабыз!” акциясе старт ала. Бер ай дәвамында теләгән һәр кеше файдаланылган энергиясаклагыч лампаларны һәм батарейкаларны музейга алып килә ала. Бу көнне беренче килгән 50 кеше призлар алачак. 23 апрельдә 12 сәгатьтә “Безнең гаҗәеп планета” дигән иҗади занятие булачак. Мероприятие кысаларында монда килүчеләр магнитлар һәм электр белән экспериментлар үткәрәчәк. 15 сәгатьтә “Сәламәт планета” дигән халыкара балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә Bambino Gesù (Бамбино Джезу) ватикан хастаханәсенең, М.Ф.Владимирский исемендәге Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институты, В.Ф.Войно-Ясницкий исемендәге балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү фәнни-практик үзәгенең (Мәскәү) яшь пациентлары, 4нче сәнгать мәктәбенең (Казан) ишетү белән проблемалары булган балалар тарафыннан ясалган эшләр куелачак. Бу көнне бирегә килүчеләр мари тыюлыклары чишмәләреннән китерелгән су ала алачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте