Чистай урамнарында чүп-чар. Экологлар тәртип бозучыларны ачыклый

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Крупская, Карьерная, Урицкий. Бу урамнар экологларның кара исемлегендә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында Чистай шәһәре буенча рейд үткәрделәр. Чүпнең морфологик составыннан күренә: гаеплеләр – якын-тирә йортларда яшәүчеләр үзләре. Матур газоннар урыныныа яз полиэтилен пакетлар, пластик шешәләр, кәгазь тартмалар һәм башка көнкүреш калдыклары өемнәрен ачты. Закон бозучыларны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җавапка тартачаклар: “Җитештерү яки куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International