7000 м2 мәйданлы территориядә калдыклар. Санкциясез чүплек Әлмәттә веротолетта очып тикшерү вакытында ачыкланды

2017 елның 21 апреле, җомга

Әлмәт предприятиеләреннән берсенең территориясе чүп-чар – автомобиль шиннары, кара һәм төсле металл ватыклары, синтетик материаллар, иске көнкүреш техникасы, төзелеш чүп-чары белән тулган. Мәйданы 7000 м2. Калдыкларны санкциясез урнаштыру веротолетта очып тикшерү вакытында ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары закон бозучыларга карата административ тикшерү кузгатты. Гаеплеләрне РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү” буенча җавапка тартачаклар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International