“Табигать һәм без”. Әлмәт укучылары “табигатьне яхшы белүчеләр” исеме алу өчен ярыштылар

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Табигать турында викторина, флора һәм фауна турында шигырьләр, ЭКОбәйгеләр – Әлмәтнең 7нче мәктәбендә экология дәресе гадәти булмаганча һәм кызыклы узды. Икенче сыйныфлар укучылары иптәшләре белән интеллектуаль уенда ярышты, алар “табигатьне яхшы белүчеләр” титулын алырга омтылды. Моннан тыш алар үзләренең әдәби һәм вокал сәләтләрен күрсәттеләр. Мероприятие кысаларында укучылар әйләнә-тирә мохит турында шигырьләр чыгардылар һәм укыдылар, үсемлекләр һәм хайваннар турында халык җырлары җырладылар, табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт турынада тамаша күрсәттеләр. Укучыларның экологик белемнәрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бәяләде. Алар балаларны ЭКОуенга яхшы әзерләнүләре һәм әйләнә-тирә мохит турында әйбәт белемнәре өчен мактадылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International