Фәрит Габделганиев: “Мондый иреклеләр булганлыктан, санитар-экологик чистарту буенча икеайлыкта үткәрелгән табигать саклау мероприятиеләре саны һәм сыйфаты буенча үскәннән үсә бара”

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Яшел Үзән районында массакүләм өмәдә катнашты. Республиканың баш экологы белән бергә территорияне төзекләндерергә районның башкарма хакимияте вәкилләре, хезмәт коллективлары, студентлар һәм укучылар чыкты. Уртак көч белән Казан – Яшел Үзән автотрассасының кырые полосасын тәртипкә китерделәр, аны чүп-чардан, чыбык-чабыктан һәм корыган агачлардан чистарттылар. Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән санитар-экологик икеайлыкта районда яшәүчеләрнең актив катнашуы белән беренче ел гына аерылып тормый. Бер көн элек район территориясен тәртипкә китерергә Яшел Үзәннең битараф булмаган 2500 кешесе чыкты. “Мондый иреклеләр аркасында, санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелгән табигать саклау мероприятиеләренең саны һәм сыйфаты буенча үскәннән үсә бара. Татарстанда территорияләрне чистартырга ярты миллион кеше чыкты. Ә алда тагын да зуррак мероприятиеләр, бу саннар тагын да үсәр дип ышанам”, - диде министр Фәрит Габделганиев.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International