Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә Ачык ишекләр көне узды. Республикада яшәүчеләрнең сорауларына министр Фәрит Габделганиев, идарәләр башлыклары һәм белгечләре җавап бирде. Он-лайн кабул итү барышында калдыкларны аерым җыю һәм иҗимагый экологик хәрәкәтләр эше мәсьәләләренә кагылдылар, табигать саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча аңлатулар бирелде.
Мамай узган диярсең. Казандагы Карбышев, 28 ишегалдындагы хәл турында шулай әйтергә була. Каты көнкүреш калдыклары, агач әйберләр, эштән чыккан автомобиль покрышкалары, төзелеш калдыклары, иске җиһаз 300 м2дан артыграк мәйданлы чүплек барлыкка китергән. Калдыкларны законсыз урнаштыруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Экологлар әлеге участокта чүплекнең йорт яны корылмаларын сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеген ачыклады.
Татарстанның ике шәһәре – Яр Чаллы һәм Казан Россия шәһәрләренең 2016 елда экологик үсеше рейтингында лидерлар булды. Тикшерү нәтиҗәләрен бүген “Россия бүген” информация агентлыгында матбугат конференциясендә әйттеләр, ул Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Гомумроссия халык фронты вәкилләре катнашында узды.
2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Казан шәһәренең Киров районында 100 м2дан артыграк пычратылган туфрак таптылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, аерым режимлы объектларда законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча Казан прокуратурасы белгечләре һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре ак кристаллик калдыклар эзләрен теркәделәр. Алынган пробалар анализы әлеге матдәнең алюминий оксиды – кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар китерү куркынычы булган матдә икәнен күрсәтте.
ЭКОмәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм экологик культура формалаштыру буенча эш бурычларын билгеләргә. Шундый максат белән бүген Мәскәүдә “Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш” V Бөтенроссия конференциясе ачылды. Анда катнашучылар чара кысаларында экологик белем бирү сыйфатын күтәрү буенча тәҗрибә уртаклашачаклар, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эаконнар үзгәрү турында һәм предприятиеләрнең яңа таләпләргә җайлашуы ысуллары турында фикер алышачаклар. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм экологик культура формалаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсен “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” («Мусора.Больше.Нет.НабережныеЧелны») экологик хәрәкәтенең координаторы Гүзәл Красноперова уртаклашачак.
Камил Зыятдинов һәм Кленовая урамнары, Яңа (Новый) һәм Нагорный тыкрыклары. Буаның бу урыннарында быелның ноябрендә гомуми мәйданы ике гектар булган берничә законсыз чүплекне ликвидацияләделәр. Чыгарылган чүпнең күләме 280 куб.м чамасы булды. Калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннары рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган иде.
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.
Су белән экспериментлар, яраксызланган материалдан эшләнгән киемнәр күрсәтү, театральләштерелгән экологик тамаша. Теләченең 1нче балалар бакчасында Экология көне узды. Табигатькә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча чараны педагоглар һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре оештырды.