Су белән экспериментлар, яраксызланган материалдан эшләнгән киемнәр күрсәтү, театральләштерелгән экологик тамаша. Теләченең 1нче балалар бакчасында Экология көне узды. Табигатькә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча чараны педагоглар һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Тәҗрибә-эксперимент эшчәнлеге буенча алар үткәргән шөгыль балаларның су турында белемнәрен гомумиләштерергә, аның үзлекләрен һәм тере затлар тормышындагы ролен өйрәнергә булышты. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр предметның үлчәмнәре аның йөзүчәнлегенә тәэсир итәме-юкмы, суның формасы бармы икәнлеген тәҗрибәдә тикшерделәр һәм табигатьтә су әйләнеше ни өчен барлыкка килүен белделәр. Экологик бәйрәм балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең мода күрсәтүе белән дәвам итте. Яраксызлаган материалдан әзерләнгән костюмнар көнкүреш калдыкларын икенчел файдалануның менә дигән юлы. Ә үзеңне урманда ничек тотарга кирәклеген балалар экологик спектакльдән белде. Театральләштерелгән тамашаны балалар өчен тәрбиячеләр әзерләгән. “Экология көне – балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйләү өчен бик шәп мөмкинлек. Табигатьне саклау эшенә кече яшьтән үк кушылрга кирәк бит”, - диде ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте