Россия журналистлар берлеге «Природа Алтая» газетасы һәм “Үз йортыңнан башла” иҗтимагый экологик хәрәкәте белән берлектә “Россиянең көмеш керәшәсе – үз йортыңнан башла” – 2017 конкурсын үткәрә, анда экология темасына яза торган журналистлар һәм сәләтле балалар катнаша ала. Конкурс гражданнарның әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокукларын яклауга, экологик культура формалаштыруга һәм халыкка мәгълүмат бирүне яхшыртуга, балаларда һәм яшьләрдә актив тормыш позициясе тәрбияләүгә юнәлтелә. Конкурста катнаша алалар:
“Түбән Кама” милли паркы республика мәктәпләре укучыларын һәм мәктәпкәчә балаларны “Иң яхшы җимлек” конкурсында катнашырга чакыра.
Катнашу өчен, кошларга җимлекләр ясарга һәм 2017 елның 30 ноябренә кадәр “Түбән Кама” милли паркына җибәрегә кирәк, адресы: Алабуга районы, Танаевский урманы, квартал 109, Милли парк дирекциясе, 1 этаж (Табигать музее).
Җимлекне ясауга таләпләр:
Россия законнарына “экологик мәгълүмат” дигән термин кертеләчәк дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Әлеге мәсьәлә Россия Табигать министрлыгының БМО ЕЭКның мәгълүматка рөхсәт турында, карарлар кабул итү процессында җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы мәсьәләләр буенча гадел хөкемгә катнашу мөмкинлеге турында Конвенциясе (Орхус конвенциясе) буенча Эш төркеменең IV утырышында каралды.
Чүпләрне аерым җыюның мөһимлеге турында Яр Чаллы укучылары ЭКОдәрестә фикер алышты, аны балалар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде.
24 ноябрьдә Казанда яшьләрнең “Чиста караш” 5нче Ачык республика социаль экологик рекламалар конкурсына йомгак ясаячаклар. Быел конкурста илнең 41 регионыннан 1300дән артык яшь кеше катнашты.
2017 елның 30 ноябре - 1 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә «Чиста су. Казан» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм конгрессы узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесе «Средволгаводхоз», “Казан ярминкәсе” ААҖ ярдәме белән үткәрелә.
Бүген Югары Осланда реконструкциядән соң биологик чистарту корылмаларын ачтылар. Башкарылган эшләрнең сыйфаты белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Ул заманча чистарту корылмаларының республиканың экологик иминлеген тәэмин итүдә төп рольне уйнавы турында әйтте. “Югары Ослан Идел елгасы ярына урнашканлыктан, юынтык-агынты суларны чистарту сыйфатын яхшырту буенча күрелгән чаралар эре сулыкны пычратудан саклау мөмкинлеге бирә”, -диде Татарстанның экология министры.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Югары Ослан районының Келәнче елгасы ярын ныгыту эшләре барышы белән танышты. Әлеге территориядә эшләр 2017 елның икенче яртысында халыкны язгы ташудан саклау һәм янгынга каршы су тәэминатын булдыру максаты белән башкарылды. Моннан тыш, җир плотина һәм дамба төзү ике торак пунктны – Келәнчене һәм Новлянканы тоташтыра торган юлны ремонтлауга юнәлтелгән иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вертолетта очып тикшерү барышында төзелеш чүпләре һәм сәнәгать калдыклары өемнәрен ачыклады. Әлмәт прдприятиеләреннән берсенең территориясе автомобиль шиннары, кара металл ватыклары, синтетик материаллар һәм иске көнкүреш техникасы белән тулган. Экологлар исәпләве буенча, чүплекләрнең гомуми мәйданы 4500 кв.м тәшкил иткән.
Тукай районының коммуналь предприятиесе әйләнә-тирә мохиткә 2 миллион сумлык зыян китергән. Новотроицк авылында юынтык-агынты суларын агызып ташлау фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлеге белән берлектә быелның апрелендә ачыкладылар. Рейд барышында җирле предприятиенең канализация агынтылары, җирлек рельефына агып чыгып, Чаллы елгасына эләгүе ачыкланды. Аналитик контроль буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре алынган су пробаларында аммоний ионнары буенча концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чиге нормалары бозылуны билгели.