Камил Зыятдинов һәм Кленовая урамнары, Яңа (Новый) һәм Нагорный тыкрыклары. Буаның бу урыннарында быелның ноябрендә гомуми мәйданы ике гектар булган берничә законсыз чүплекне ликвидацияләделәр. Чыгарылган чүпнең күләме 280 куб.м чамасы булды. Калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннары рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган иде. Чүпнең морфологик составы буенча экологлар төзелеш кирпече ватыклары, үзагач калдыклары, кара металл ватыклары, макулатура, пыяла әйберләр, эштән чыккан автомобиль покрышкаларының хуҗалык корылмаларын (гаражларны) демонтажлау нәтиҗәсендә барлыкка килгәнен билгеләде. Материалларны, прокурор илтифаты чаралары күрү өчен, Татарстан Республикасы Буа районы прокуратурасына җибәрделәр. Закон бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытка чүплекләр юк ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте