ЭКОмәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм экологик культура формалаштыру буенча эш бурычларын билгеләргә. Шундый максат белән бүген Мәскәүдә “Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш” V Бөтенроссия конференциясе ачылды. Анда катнашучылар чара кысаларында экологик белем бирү сыйфатын күтәрү буенча тәҗрибә уртаклашачаклар, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эаконнар үзгәрү турында һәм предприятиеләрнең яңа таләпләргә җайлашуы ысуллары турында фикер алышачаклар. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм экологик культура формалаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсен “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” («Мусора.Больше.Нет.НабережныеЧелны») экологик хәрәкәтенең координаторы Гүзәл Красноперова уртаклашачак. “Россия халкын экологик агартуда дәүләт, җәмәгать һәм яшьләр оешмаларының үзара эш итүе” секциясендә активистка «Экоактивлар» экомәгърифәт проекты кысаларында әлеге хәрәкәтнең шәһәр белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләячәк. Исегезгә төшерәбез: «Экоактивлар» проекты “Чүп.Бүтән.Юк.” («Мусора.Больше.Нет») Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла. 2016-2017 уку елында ул Автошәһәрнең 50дән артык мәктәбен берләштерде, аларның укучылары макулатура, батарейкалар һәм пластик шешәләр җыюны оештырдылар, туган шәһәрләре территориясендә өмәләр үткәрделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте