Казан ишегалларының берсендә чүп-чар хаосы. Тәртип бозуга кем юл куйган – экологлар ачыклады

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Мамай узган диярсең. Казандагы Карбышев, 28 ишегалдындагы хәл турында шулай әйтергә була. Каты көнкүреш калдыклары, агач әйберләр, эштән чыккан автомобиль покрышкалары, төзелеш калдыклары, иске җиһаз 300 м2дан артыграк мәйданлы чүплек барлыкка китергән. Калдыкларны законсыз урнаштыруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Экологлар әлеге участокта чүплекнең йорт яны корылмаларын сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеген ачыклады. Үзәк идарә инспекторлары билгеләгәнчә, әлеге чүплекне җир кишәрлегенең милекчесе ликивидацияләячәк. “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 131нче Федераль закон нигезендә тиешле хәлдә тоту Совет районы администрациясенә йөкләнә. Экологлар, әлеге закон бозуга китергән барлык сәбәп һәм шартларны бетерү һәм территорияне чистарту буенча чаралар күрү өчен, администрация адресына хат җибәрәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International