Чаллы һәм Казан Россиянең Эко-рейтингында лидерлар

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Татарстанның ике шәһәре – Яр Чаллы һәм Казан Россия шәһәрләренең 2016 елда экологик үсеше рейтингында лидерлар булды. Тикшерү нәтиҗәләрен бүген “Россия бүген” информация агентлыгында матбугат конференциясендә әйттеләр, ул Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Гомумроссия халык фронты вәкилләре катнашында узды.

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, 2015 елдан республика Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе буенча эш итә. “Безнең бурыч – икътисадның экологик ориентирлы үсешен тәэмин итү, - диде министр Габделганиев. – “Татнефть”, “ТАНЕКО”, “Нижнекамскнефтехим”, “Казаньоргсинтез” ГАҖ кебек эре предприятиеләрдә әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең ведомство системалары булдырылды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күзәтүнең территориаль системасы дәүләт экологик күзәтчелеген нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Егәрле биологик чистарту корылмалары төзелде һәм реконструкцияләнде, алар һаваны һәм юынтык-агынты суларны югары нәтиҗәле итеп чистарта, шуның белән табигатькә зыян китерелми кала. Соңгы 2 елда субүлү өлкәсендә, чистарту корылмалары төзү һәм реконструкцияләү өлкәсендә чараларга республиканың 1 миллиард сумнан артык акчасы юнәлтелде. Предприятиеләр “2012-2020 елларга Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексы үсеше” федераль максатчан программасы кысаларында да шул кадәр акча алдылар. Алар арасында – “Аммоний” ААҖ (“Аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекста әйләнешле һәм кабатлаулы су тәэминаты системалары, биологик чистарту корылмалары төзү” проектын тормышка ашыру), “Татспиртпром” ААҖ (“Канализация чистарту корылмалары төзү” проектын гамәлгә ашыру).

Татарстанның эре шәһәрләре экологиясен яхшыртуда парклар, скверлар, яшел почмаклар һәм җәмәгать урыннары булдыру буенча программа бик зур роль уйнады. Һичшиксез, бу чаралар барысы да республикада әйләнә-тирә мохит сыйфатын нык күтәрде. Предприятиеләрнең һава саклау чараларын тормышка ашыруы һәм җәмәгать автотранспортын газ-мотор ягулыгына күчерү исәбенә чыгармалар күләме кимеде –автотранспорт чыгармалары 4,5 мең тоннадан артыгракка кимеде. Казанның, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәтнең автозаправка станцияләре мотор ягулыгы парларын рекуперацияләү системалары белән җиһазланды”. Фәрит Габделганиев табигать саклау чараларын тормышка ашыруда республика гражданнарының зур активлыгы турында да аерып әйтте. Быел гына да өмәләргә һәм территорияләрне чистарту буенча акцияләргә 1,2 миллионнан артык татарстанлы чыкты. Шул исәптән республиканың меңләгән су объекты чистартылды, 10 мең километр ярлар тиешле тәртипкә китерелде, өмәләр территориясеннән 10 мең кубометрдан артыграк чүп-чар чыгарылды.

Шәһәрләрнең экологик үсеше рейтингы Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской поручениесе буенча төзелгән. Татарстан шәһәрләреннән тыш 2016 елда иң яхшылар бишлегенә шулай ук Воронеж, Магас һәм Вологда кергән. 2017 елда документ Гомумроссия халык фронты (ГХФ) белән берлектә әзерләнгән, анда өстәмә критерийлар кертелгән. Мәгълүматны җыю һәм гомумиләштерү илнең барлык регионнары территориясендә эре муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнары тарафыннан бирелгән мәгълүматлар нигезендә башкарылган. Рейтинг муниципаль хакимиятләрнең табигать саклау эшчәнлеген камилләштерүгә булыша торган стратегик инструмент булып тора.

Сергей Донской билгеләп үткәнчә, әлеге рейтинг калдыклар белән эш итү өлкәсендә, атмосферага чыгармалар буенча, су объектларына агызып чыгарулар буенча абсоют күрсәткечләрне генә бәяләп калмый, ә табигать саклау өлкәсендә идарә итүнең нәтиҗәлелеген дә бәяли. Аның сүзләре буенча, 2017 елда рейтингта элекке рейтингларда катнашмаган шәһәрләр катнашкан: Яр Чаллы, Магнитогорск, Түбән Тагил, Новокузнецк, Сочи, Сургут, Мәскәү асты шәһәрләре. Халык саныннан чыгып, рейтинг шәһәрләрнең төркемнәренә бүленгән: 500+ (иң эре шәһәрләр һәм миллионлы шәһәрләр), 500- (калган шәһәрләр, шул исәптән кече шәһәрләр).

Россия шәһәрләре рейтингы 2013 елдан башлап һәр елны россиялеләр өчен уңайлы әйләнә-тирә мохит һәм яшәүнең югары сыйфатын тәэмин итү буенча муниципаль хакимиятләр тырышлыгының җитәрлек дәрәҗәдә булу-булмавын бәяләү максаты белән формалаштырыла. Беренче рейтинг 82 шәһәр буенча исәпләнде һәм 2013 елның июнендә басылып чыкты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International