Татарстанның Экология министрлыгында Ачык ишекләр көне узды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә Ачык ишекләр көне узды. Республикада яшәүчеләрнең сорауларына министр Фәрит Габделганиев, идарәләр башлыклары һәм белгечләре җавап бирде. Он-лайн кабул итү барышында калдыкларны аерым җыю һәм иҗимагый экологик хәрәкәтләр эше мәсьәләләренә кагылдылар, табигать саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча аңлатулар бирелде. Министрга уртак регионара экологик автомобиль экспедициясе оештыру һәм тормышка ашыру инициативасы белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Тәкъдим ителгән проект уңай бәя алды һәм киләчәктә карау өчен алынды. “Битараф булмаган гражданнарның инициативалылыгы републикада экологик шартларны яхшыртуның аерылгысыз өлеше булып тора. Сезнең ярдәм аркасында, халыкның экологик культурасы күтәрелә”, - диде Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарга уңайлы булсын өчен, Татарстанда Республика иҗтимагый кабулияте эшли. Табигать саклау өлкәсендәге закон бозуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкциясез чүплек, су объекты янына үтү мөмкинлеген чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр агызып чыгару, атмосфера һавасын пычрату) турында хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятендә;

- өстәмә элемтә каналлары WhatsApp һәм Telegram буенча +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International