Казанның Киров районында куркыныч калдыклар. Җинаять эше кузгатылды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Казан шәһәренең Киров районында 100 м2дан артыграк пычратылган туфрак таптылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, аерым режимлы объектларда законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча Казан прокуратурасы белгечләре һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре ак кристаллик калдыклар эзләрен теркәделәр. Алынган пробалар анализы әлеге матдәнең алюминий оксиды – кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар китерү куркынычы булган матдә икәнен күрсәтте.

Эш материаллары буенча Казан шәһәренең Киров районы буенча Тикшерү комитеты РФ ҖК 247 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатты: “Куркыныч калдыкларның тыелган төрләрен җитештерү, радиоактив, бактериологик, химик матдәләрне һәм калдыкларны билгеләнгән кагыйдәләрне бозып транспортта ташу, саклау, күмү, файдалану яки бүтән төр эш итү, әгәр бу гамәлләр кеше сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә җитди куркыныч тудырган булса”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International