Фәрит Габделганиев: “Заманча чистарту корылмалары республиканың экологик иминлеген тәэмин итүдә төп рольне уйный”. Бүген Югары Осланда реконструкциядән соң БЧК ачтылар

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген Югары Осланда реконструкциядән соң биологик чистарту корылмаларын ачтылар. Башкарылган эшләрнең сыйфаты белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Ул заманча чистарту корылмаларының республиканың экологик иминлеген тәэмин итүдә төп рольне уйнавы турында әйтте. “Югары Ослан Идел елгасы ярына урнашканлыктан, юынтык-агынты суларны чистарту сыйфатын яхшырту буенча күрелгән чаралар эре сулыкны пычратудан саклау мөмкинлеге бирә”, -диде Татарстанның экология министры. Ачканда, Фәрит Габделганиев модульле биологик чистарту корылмаларының, һаваөрдергеч станциясенең, тулаем җиһазландырылган лабораториянең эшен карады. Әлеге объектлар ике ел дәвамында төзелде. Моннан тыш, ләм мәйданчыклары һәм насос станциясе капиталь ремонтланды, агынтыларны ультрафиолет зарарасызландыру станциясе куелды, объект территориясе төзекләндерелде. Хәзерге вакытта чистарту корылмалары тәүлеккә 350 кубометр су чистарта, аннан соң бу агынтылар Иделгә җибәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International