Ташудан саклану, янгынга каршы су белән тәэмин итү һәм төп юл. Келәнче елгасында яр ныгыту эшләре барышы белән бүген Фәрит Габделганиев танышты

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Югары Ослан районының Келәнче елгасы ярын ныгыту эшләре барышы белән танышты. Әлеге территориядә эшләр 2017 елның икенче яртысында халыкны язгы ташудан саклау һәм янгынга каршы су тәэминатын булдыру максаты белән башкарылды. Моннан тыш, җир плотина һәм дамба төзү ике торак пунктны – Келәнчене һәм Новлянканы тоташтыра торган юлны ремонтлауга юнәлтелгән иде. Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бу бик кирәк иде, чөнки юл Новлянка авылы кешеләре өчен башка торак пунктлар белән бәйләүче төп буын булып тора. Бүгенге көнгә бу объектта елга ярын ныгыту буенча төп эшләр башкарылган. Элекке сутөшергеч һәм суташлагыч корылма демонтажлангын, яңа сутөшергеч җайланма һәм балык тотып алгыч куелган, сутараткыч канау эшләү буенча җир эшләре үткәрелгән, авария суташлагыч корылмасы торбаүткәргечләренең 5 тезмәсе монтажланган. “Объектның әзерлеге бик югары, ләкин, шуңа да карамастан, эшне көчәйтергә һәм Келәнче елгасында яр ныгыту эшләрен тәмамларга кирәк”, - дип басым ясап әйтте Татарстанның экология министры. Якын араларда әлеге объектта габионнарны һәм Рено матрацларын җәюне тулаем башкарачаклар, дамбаның алгы өлешенә вак таш һәм үсемлек катламы җәюне тулысынча башкарачаклар, җир кыекларын тигезлиләр, авария сутөшергечтән чыгу урынында таш җәяләр һәм сигнал баганалары куялар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International