24 ноябрьдә Казанда яшьләрнең “Чиста караш” 5нче Ачык республика социаль экологик рекламалар конкурсына йомгак ясаячаклар. Быел конкурста илнең 41 регионыннан 1300дән артык яшь кеше катнашты.
Конкурсның идеясе экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз мөнәсәбәтеңне фотографияләр, видеороликлар, фильмнар яки плакатлар ярдәмендә белдерүдән гыйбарәт иде. Катнашучылар тарафыннан тапшырылган эшләрнең тематикасы табигать саклау эшчәнлегенең төрле аспектларын чагылдыра, экологик мәгариф, “яшел технологияләрне” куллану, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә кагыла.
Конкурста 5тән 35кә кадәр яшьтәге кешеләр катнашты. Җиңүчеләр һәм иң яхшы эшләрнең авторлары түбәндәге номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләнәчәк:
- «Социаль плакат»
- «Фотография»
- «Социаль видеоролик»
- «Кыскаметражлы фильм»
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте