Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вертолетта очып тикшерү барышында төзелеш чүпләре һәм сәнәгать калдыклары өемнәрен ачыклады. Әлмәт прдприятиеләреннән берсенең территориясе автомобиль шиннары, кара металл ватыклары, синтетик материаллар һәм иске көнкүреш техникасы белән тулган. Экологлар исәпләве буенча, чүплекләрнең гомуми мәйданы 4500 кв.м тәшкил иткән. Пычрану дәрәҗәсен ачыклау һәм китерелгән зыянны билгеләү өчен, туфрак пробалары алынды. Хәзерге вакытта Экология министрлыгы белгечләре тарафыннан административ хокук бозу турында эш алып барыла. Гаеплеләр РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү” буенча һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.6 маддәсенең 2 өлеше “Туфракның уңдырышлы катламнарын юк итү, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар белән яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычлы бүтән төр матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу” буенча җаваплылыкка тартылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте