Тукай районында юынтык-агынты суларын агызып ташлау факты буенча җинаять эше кузгатылды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Тукай районының коммуналь предприятиесе әйләнә-тирә мохиткә 2 миллион сумлык зыян китергән. Новотроицк авылында юынтык-агынты суларын агызып ташлау фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлеге белән берлектә быелның апрелендә ачыкладылар. Рейд барышында җирле предприятиенең канализация агынтылары, җирлек рельефына агып чыгып, Чаллы елгасына эләгүе ачыкланды. Аналитик контроль буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре алынган су пробаларында аммоний ионнары буенча концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чиге нормалары бозылуны билгели. Моннан тыш, башка су объектларында да химик күрсәткечләрнең артып китүе ачыкланды: Тирән елга – аммоний ионнары (1,8 тапкыр), нитрит-ионнар (4,9 тапкыр); Бурдинка елгасы – аммоний ионнары (3,6 тапкыр), нитрит-ионнар (2,1 тапкыр); Инеш елгасы – аммоний ионнары (2,5 тапкыр). ТР Экология министрлыгы тарафыннан Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлегенә әлеге факт буенча процессуаль карар кабул итү өчен гариза җибәрелде.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан коммуналь предприятиенең гаепле вазыйфаи затларына карата РФ ҖКның 247 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгарылды (Куркыныч калдыкларның тыелган төрләрен җитештерү, радиоактив, бактериологик, химик матдәләрне һәм калдыкларны билгеләнгән кагыйдәләрне бозып транспортта ташу, саклау, күмү, файдалану яки бүтән төр эш итү аркасында әйләнә-тирә мохитнең пычрануына, агулануына яки зарарлануына, кеше сәламәтлегенә зарар яки хайваннарның күпләп үлүенә китерү, шулай ук экологик бәлаләр яки гадәттән тыш экологик ситуация зонасында башкару).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International