ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кама аръягы идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясен тикшерү барышында Светлая урамында ташкүмер сумаласын эшкәртүдән калган чүплек таптылар.

Вертолетлар ярдәмендә очыш ясаганда Казанның Совет районы җирләрендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыны ачыкланды.

Май аенда Казанда узган «Чиста булачак» оешмасының «Экодулкын» IX Республика форумы кысаларында «Бер-беребезгә экология турында» социаль әһәмиятле проектлар конкурсы тәмамланды. Конкурс нәтиҗәсендә республиканың 6 районында һәм Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән балалар һәм яшьләр өчен экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары оештырылачак.


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республика территориясендә балобан-лачынны реинтродукцияләү проектына багышланган матбугат конференциясе узды.

Санитар икеайлык кысаларында экологлар күчмә тикшерү үткәрделәр. Чаллыны мониторинглау барышында рөхсәтсез ике чүплек табылды.

2025 елда Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Апрельдә программа кысаларында 8 тонна электрон һәм электр җиһазлары җыелган һәм утильләштерүгә чыгарылган.

Бүген без полярник көнен – үз гомерләрен илебезнең кырыс арктик территорияләрен үзләштерүгә һәм өйрәнүгә багышлаган кешеләр өчен аерым бәйрәм көнен  билгеләп үтәбез.


20
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген, Идел көнендә, Казанның битараф булмаган халкы Экология министрлыгы ярдәмендә  «Волжская Гавань» торак комплексы территориясендәге Идел ярларын чистартты. 

Санитар икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре белән берлектә, юл буендагы полосаларга күчмә тикшерү үткәрделәр. 

Арча үзәк китапханәсендә ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары, "Ашыт" тыюлыгы белгечләре Арча гуманитар-техник техникумы студентлары белән очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International