Май аенда Казанда узган «Чиста булачак» оешмасының «Экодулкын» IX Республика форумы кысаларында «Бер-беребезгә экология турында» социаль әһәмиятле проектлар конкурсы тәмамланды. Конкурс нәтиҗәсендә республиканың 6 районында һәм Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән балалар һәм яшьләр өчен экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары оештырылачак.
Форумда конкурс финалы узды. Җиңүчеләр «Россия экология җәмгыяте»ннән гомуми суммасы 500 000 сумлык грантларга ия булдылар. Җәмгыятьнең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин балалар алдында чыгыш ясап, оешманың актив яшьләр белән кызыксынуын билгеләп үтте, чөнки җәмгыятьнең төп максатларының берсе – экологик агарту.
Финал нәтиҗәләре буенча, 2025 елда Татарстанда «Россия экология җәмгыяте» ярдәмендә түбәндәге проектлар гамәлгә ашырылачак:
- «Экоремесло в благо» проекты («Свежий ветер» экология берләшмәсе, Тукай районы)
Проект кысаларында көзге чорда «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә яшәүче балалар һәм ата-аналар өчен, шулай ук Тукай районының Бәтке авылында яшәүчеләр өчен экологик чаралар сериясен үткәрү каралган. «Свежий ветер» экоберләшмәсе активистлары территорияләрне җыештыру буенча акцияләр, интеллектуаль уеннар, квестлар һәм викториналар үткәрәчәк.
- «Жизнь в стиле Эко» проекты («Витязи» экология отряды, Зеленодольск районы)
Проект Зеленодольск районының Раифа СУВУ тәрбияләнүчеләрендә экологик культураны үстерүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында 10 көнлек экологик агарту сменасы узачак, ул экологик дәресләр, квест-уеннар, иҗади конкурслар, практикумнар, территорияләрне чистарту, агач утырту һәм икенчел чимал җыю буенча акцияләр үткәрүне үз эченә ала.
- «ЭкоСмена» проекты («ЭкоДесант» экология отряды, Чүпрәле районы)
«ЭкоСмена» проекты Чүпрәле районында балалар һәм яшүсмерләр арасында экологик культураны үстерүгә юнәлдерелгән. Көзге смена кысаларында «Чайка» балаларны савыктыру лагеренда экологик чаралар сериясе: экологик уеннар, мастер-класслар, семинарлар һәм табигатьне саклау акцияләрен үткәрү планлаштырыла. Проект кысаларында шулай ук лидерларны ачыклау буенча чаралар планлаштырыла, киләчәктә алар белән Чүпрәле районы мәктәпләрендә яңа экологик берләшмәләр оештырылачак.
- Студентларның «Сохраняй. Создавай. Созидай.» экологик агарту проекты («Рысссь» КАВМ экологик хәрәкәте, Казан)
Проект Казансу елгасының яр буе территорияләрен җыештыру буенча интерактив өмә үткәрүне күздә тота. Алга таба чистартылган территориядә йога һәм медитация буенча мастер-класслар, матур территорияләрдә пленэрлар, экологик пикниклар, шулай ук ачык һавада әйберләр алмашу буенча акцияләр уздыру планлаштырыла.
- «Чистый һава - безнең ориентир» («Экокласс» экология отряды, Нурлат районы)
Проект Егоркино авылы чишмәсе янында яшеллекләр белән экологик почмак булдырудан гыйбарәт. Һәрбер агач Бөек Ватан Сугышы героена, шулай ук Егоркино авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланачак һәм гаилә әгъзалары тарафыннан утыртылачак. Әлеге территория экологик чаралар уздыру мәйданчыгы булачак.
- Апсайклинг яки Әйберләргә икенче тормыш («Поколение Эко» экология берләшмәсе, Ютазы районы)
Проект укучылар тарафыннан уникаль аксессуарлар, бизәнү әйберләре һәм декор элементлары булдыру өчен иске кием һәм текстиль җыюга юнәлдерелгән. Проект кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен материал (ватин, чистарту чүпрәге, тавыш изоляторы, тутыру материаллары) әзерләү планлаштырыла.
- «Меняйся» социаль-экологик проекты («Экоактивлар» экологик берләшмәләре үзәге, Чаллы)
«Меняйся» проекты акыллы куллану культурасын һәм экологик моданы алга этәрүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында көзге чорда команда әйберләр алмашу буенча чаралар, мохтаҗларга әйберләр җыю буенча «Мәрхәмәтле йөрәк» хәйрия акциясе, «Калдыкларсыз мода» иске әйберләрне эшкәртүгә тапшыру акциясе, шулай ук Чаллы яшьләре өчен социаль экологик видеороликлар төшерәчәк.
- Мәктәпнең кышкы бакчасы («Экокласс» мәктәп экология отряды, Чүпрәле районы)
Проект кысаларында җәйге-көзге чорда Чүпрәле районының Түбән Чәке мәктәбе базасында кышкы мәктәп бакчасы булдыру һәм аңа ярдәм итү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру барышында команда үсемлекләр утыртуны, әлеге үсемлекләрнең портфолиосын формалаштыруны, кактус экспозициясен ачуны, үсемлекләр темасына экскурсияләр уздыруны, шулай ук 9 сыйныф укучылары арасында «Кышкы бакчада үсемлекләрнең экологик төркеменең яшәү шартлары» проект-тикшеренү эшен уздыруны планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, «Экодулкын» форумы Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экология оешмасы тарафыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге ярдәмендә оештырылды.