Министрлык экологлары туфракның сумала эшкәртү продуктлары белән пычрануын ачыкладылар

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Кама аръягы идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясен тикшерү барышында Светлая урамында ташкүмер сумаласын эшкәртүдән калган чүплек таптылар. Пычрануның гомуми мәйданы – 97 кв.м, күләме – 58 куб.м. 

Җир кишәрлегенең милекчесе – физик зат. Экологлар хокук бозучыга карата туфракка китерелгән зыянны 81 176 сум күләмендә капларга һәм калдыкларны рөхсәтсез ташлауны бетерергә кирәклеге турында дәгъва юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International