Бүген, Идел көнендә, Казанның битараф булмаган халкы Экология министрлыгы ярдәмендә «Волжская Гавань» торак комплексы территориясендәге Идел ярларын чистартты.
Чарада 49 кеше катнашты. Алар 40 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар, ә өмә азагында яр буена агачлар утырттылар.
«Бу искиткеч вакыйга! Идел көнен бәйрәм итү һәм халыкның өмәдә катнашуы табигатьне кайгыртуның мөһимлеген ассызыклый. Хәзер Идел көне - «Волжская Гавань» традициясе, - дип уртаклаша җыештыруны оештыручы һәм активист Гүзәл Гыйлаҗева.