Кеше һәм табигать: Арча студентлары белән кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеше турында фикер алыштылар

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Арча үзәк китапханәсендә ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары, "Ашыт" тыюлыгы белгечләре Арча гуманитар-техник техникумы студентлары белән очраштылар.

«Экомантыйк, яки табигатьне һәм кешене ничек сакларга» дип исемләнгән очрашу ачык фикер алышу форматында узды. Табигатьне саклау белгечләре үзләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук студентларның Татарстанда экологик хәлне яхшыртуга, экологик агарту чараларына, үзләренең һөнәри күнекмәләрен экология өлкәсендә куллану мөмкинлекләренә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.

Студентлар үзләренең яңа белемнәрен «Климат һәм кеше» викторинасында тикшерә алдылар. Алар биремнәрне чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Экспертлар белән экология темасы буенча уртак фикер алышу яшьләргә әйләнә-тирә мохитне саклауда катнашырга мөмкинлек бирә, бу "Экологик иминлек" илкүләм проектының максатларын хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International