Бүген, 26 майда, Алтайда ак барс көне оештырылуга 15 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм Үзәк Азиянең биек таулы районнарында яшәүче мәчеләр гаиләсенең сирәк очрый торган вәкиле – ирбисны саклап калу зарурлыгына игътибарны җәлеп итәргә тиеш.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгында дәүләт экология экспертизасының экспертлар комиссиясе утырышы узды, анда 2025 елның 1 августыннан 2026 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын аулау лимиты турында фикер алыштылар.
Түбән Мәтәскә мәктәбендә төрле яшьтәге балалар өчен «Табигатьнең гүзәл почмаклары» дигән чара узды. Мәктәп укучылары Төньяк идарә инспекторлары белән очраштылар, балаларга махсус саклана торган табигый территорияләр, урманнарның экосистемадагы роле, шулай ук Татарстан Республикасында саклана торган үсемлекләрнең кыйммәтле үзлекләре турында сөйләделәр.
Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә экология министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.
1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында мәҗбүри һәм ирекле өмәләрдә 338 меңнән артык кеше катнашты.
Халык мөрәҗәгате буенча Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай районының Чалпы авыл җирлеге территориясенә чыктылар.
Учреждение коллективын бүген «Центрегионводхоз» ФДБВУ филиаллары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә экология министры Александр Шадриков котлады.
«Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәмендә уза торган «BRICS Solutions Awards» халыкара иң яхшы практикалар конкурсына гариза бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
80 яшьлек юбилей елында безнең инспекторлар ветераннарны, сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлауларын дәвам итәләр.
Төньяк идарә җитәкчесе Ленар Касыймов тыл хезмәтчәне Мәрзия Гәрәй кызы Муллагалиева белән очрашып, аңа Бөек Җиңү юбилее уңаеннан котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Чаллының 80нче балалар бакчасында туган республикабызның табигый байлыклары һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләре турында мавыктыргыч экология дәресе узды.