Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр район башлыгына шәһәрдә җиләк-җимеш бакчасы булдырырга тәкъдим иттеләр. “Җәмәгать урыны шәһәребезне бизәп кенә калмыйча, экологик хәлне дә яхшырта ала”, - дип проектның өстенлеге турында әйтте чыгыш ясаучылар. Территорияне яшелләндерү идеясе “Әлмәттә Экология елы” дигән район семинарында яңгырады. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында ясаган рейдлары вакытында Тукай районында төзелеш калдыклары өемнәре тапты. Тукай районының (төгәлрәге, Круглое поле һәм Бәтке бистәләренең) табигый матурлыгын тартмалардан, такталардан һәм җиһаз предметларыннан ясалган таулар бозып тора. Чүплекләрнең гомуми мәйданы 120 кв. метрдан артыграк.
Әлмәттә укучылар экологик брейн-рингта катнашты. “Табигатьне белүчеләр” исеме өчен шәһәрнең җиде яшүсмерләр клубы вәкилләре көрәште. Конкурс нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясенә җитү өчен, анда катнашучылар бик зур көч куйды. Алар сорауларга бүтәннәрдән тизрәк җавап бирергә, табышмакларга җавап табарга һәм шигырьләр чыгарырга тырышты.
Атмосфера һавасына чыгармаларның зарары һәм макулатураны икенчел файдалану турында Минзәлә укучылары “Иҗат кырлары” дигән фәнни-гамәли конференциядә фикер алышты. Мероприятие Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Конференциядә укучылар үзләренең табигать саклау проектларын тәкъдим иттеләр, жюри фикеренчә, алар кызыклы һәм оригиналь килеп чыккан.
Бүген Казанда Беренче Экологик диктант узды. Экология буенча үз белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр теоретик һәм гамәли характердагы 35 сорауга җавап бирде. Тест биремнәре оештыручылар тарафыннан М.В.Ломоносов исемендәге МДУның биология факультеты студентлары белән берлектә эшләнгән. Диктант нәтиҗәләре 17 апрельдә ясалачак.
15 апрельдә дөньяның күп илләрендә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне 173нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать турында белемнәрен Дәрвишләр бистәсе балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр белән уртаклашырга булды. Педагоглар белән бергә җырлар җырладылар, интерактив уеннар үткәрделәр һәм интернат территориясендә чисталык урнаштырдылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте активистлары Казан шәһәренең Яшь өйләнүчеләр паркында (Портовая һәм Девятаев урамнары кисешендә) өмә оештырдылар. Территорияне җыештыру һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрделәр, аны чүптән, чыбык-чабыктан һәм корыган агачлардан чистарттылар.
Объективта – кыргый табигать. Ике йөз эш: Россиянең иң ерак почмакларының табигый ландшафты, хайваннар һәм кошлар тормышыннан уникаль күренешләр, гади күз белән күреп булмый торган бу күренешләрне фотосөючеләр үзләренең объективына эләктергән. Бүген “Россиянең кыргый табигате – 2016” фотокүргәзмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев булды. “Сихерли, - дип кичерешләре белән уртаклашты Министр.
Казанда яшәүчеләр Экологик белемнәр көнендә Беренче Экологик диктант язуда катнашырга чакырыла, аның оештыручысы – “Яшь Гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Акция 15 апрельдә Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты бинасында уза. Моннан тыш, экологик диктантны онлайн-версиядә язарга мөмкин. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, “Яшь Гвардия”нең рәсми сайтында “Тестлар” бүлегендә (http://mger2020.ru/quiz) тест биремнәре урнаштырылачак, аларга социаль челтәрләр аша теркәлгәннән соң кереп булачак.
Бүген Казанның 55нче мәктәбе укучылары табигатьтә һәм юлда куркынычсыз тәртип мәсьәләләре турында фикер алышты. Балалар өчен занятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре үткәрде. Мероприятие кысаларында укучылар табигать күренешләре турында табышмакларга җавап таптылар, туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында шигырьләр укыдылар, экологик билгеләр уйлап чыгардылар һәм аларның рәсемнәрен ясадылар, шулай ук #ЭКОяз2017 буенча үз планнары белән уртаклаштылар.