Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр район башлыгына шәһәрдә җиләк-җимеш бакчасы булдырырга тәкъдим иттеләр. “Җәмәгать урыны шәһәребезне бизәп кенә калмыйча, экологик хәлне дә яхшырта ала”, - дип проектның өстенлеге турында әйтте чыгыш ясаучылар. Территорияне яшелләндерү идеясе “Әлмәттә Экология елы” дигән район семинарында яңгырады. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре катнашты. Көньяк-Көнчыгыш ТИ белгечләре җиләк-җимеш бакчасы ясау шәһәр территориясен заманча ландшафтлы яшелләндерү буенча пилот проекты булып китәргә мөмкин дип билгеләде. Шундый ук агачларны урам буйлап та, мәктәпләр янына да, яр буйларныа да утыртырга мөмкин. Үсентеләрне утырту эшенә Әлмәтнең һәр кешесе кушыла ала.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте