Әлмәттә яшәүчеләр файдаланылган материаллардан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырдылар. Шәһәр паркларының берсендә “ЭКО-күргәзмә”дә алар 40тан артык гаилә экспонаты күрсәттеләр. Катнашучыларның иҗади эшләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, Әлмәт районы Экология департаменты вәкилләре, “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучылар, “Экосервис” ГАҖ хезмәткәрләре бәяләде.
Велосипедлар һәм турист палаткалары татарстанлыларны көтә. Призларны Казанда, Өмәнең Үзәк мәйданчыгында уйнатачаклар. #ЭКОяз2017 табигать саклау акцияләрендә катнашучының махсус флаерына ия булган һәркем катнаша ала. Флаерны генераль җыештыру үткәрүдә үзенең шәһәренә, районына булышкан кешеләр ала ала. Бары тик өмәгә чыгарга, территорияне чүптән арындыру буенча мероприятиедә катнашырга, бу турыда үзегезнең территориаль идарә (телефоннар түбәндәрәк күрсәтелгән) экологларына хәбәр итәргә һәм төп приз - велосипедка дәгъва иүчеләрнең берсе булып китәргә кирәк.
Буаның “Алтынчәч” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр #ЭКОяз2017 акциясенә кушылдылар. Мероприятие кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә канатлы дуслар өчен сыерчык оялары ясады. Кечкенә өйләр ясау нәниләрдә бик зур кызыксыну уятты. Педагоглар билгеләп үткәнчә, балалар иҗади чарада актив катнашкан. Һәркайсы үзенең дусларын ясаган әйберсенең үзенчәлекле дизайны һәм гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерергә тырышкан.
Татарстан укучылары икенче Бөтенроссия табигать саклау, экологик-мәгърифәти, иҗади проектлар конкурсында җиңүчеләр булды. Мероприятие “Синең табигать” коммерцияле булмаган автономияле оешма тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән уздырылды. Укучылар 2016 ел – 2017 елның беренче кварталы дәвамында экология, табигать саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә региональ проектлар эшләделәр һәм гамәлгә ашырдылар.
“Табигатьне саклау – тормышны саклау дигән сүз”. Буаның Үзәк китапханәсендә шундый девиз астында ЭКОдәрес узды. Мероприятиедә шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты, алар экологиянең актуаль проблемаларыннан берсен – кеше эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын күрсәтә торган театральләштерелгән тамаша куйдылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районының санитар хәле буенча рейд үткәрде. Экологларның игътибарын ике авыл җәлеп итте: Бикмураз һәм Түбән Наратбаш. Торак пунктларда экологлар калдыклар урнаштыруның 8 санкциясез урынын теркәде, анда металл ватыклары, үзагач, кара металл, автомобиль шиннары.
Идел буе округы Арбитраж суды эше Унберенче арбитраж аппеляция суды карарын кире кагу белән тәмамланды. Инде август аенда ук Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәт шәһәре эчендә закон бозу очрагын ачыклаганнар иде. Дала Зәе елгасы янында буага керү юлында «Спецгидрострой» ЯАҖ профнастилдан коймалар куйган һәм ярны җир белән күмеп тигезләү эшләре алып барган. Бу урында авыр техника – экскаватор, трактор һәм КамАЗлар эшли. Буаның каршы ягында нигез чокыры казыганнар.
Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк. Республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан конкурс игълан ителде. Катнашу өчен 2017 елның 15 маена кадәр ирекле формадагы гаризаны ecokonkurs@tatar.ru электрон почтасына бакчада\мәктәптә алып барыла торган экологик мәърифәт эшен тасвирлап һәм ни өчен нәкъ сезнең оешма конкурста җиңүгә лаек икәнне нигезләп язып җибәрергә кирәк. 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп территорияләре өчен утырту материалы алачак.
Түбән Каманың 11нче мәктәбе укучылары #ЭКОяз2017акциясе кысаларында сыерчык оялары ясауда катнаштылар. Канатлы дуслар өчен кош өйләрен укучылар технология дәресләрендә ясадылар. Барысын да якындагы урманга эләчәкләр. Кош өйләре ясау идеясен укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары экологик дәрестә тәкъдим итте.
Табигать һәм кеше үзара ничек бәйләнгән? Районның су объектлары нинди хәлдә? Нәрсә ул агроэкология? Әйләнә-тирә мохит буенча шушы һәм башка сораулар турында Буа гимназиясе укучылары “Табигать һәм без” дигән XVI район экологик конференциясе кысаларында фикер алышты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре мөрәҗәгать итте.