Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте активистлары Казан шәһәренең Яшь өйләнүчеләр паркында (Портовая һәм Девятаев урамнары кисешендә) өмә оештырдылар. Территорияне җыештыру һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрделәр, аны чүптән, чыбык-чабыктан һәм корыган агачлардан чистарттылар. Министрлыкның экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин билгеләгәнчә, республикада территорияләрне чүптән чистарту буенча мероприятиеләр актив үткәрелә. Бу көннәрдә өмәләр Татарстанның күпчелек шәһәр һәм районнарында бара. Ул республика халкының актив позициясен билгеләде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте