“Яшел бригада”га Казан укучылары кушылды. #ЭКОяз2017 буенча үз планнары белән алар ачык экологик дәрес кысаларында уртаклашты

2017 елның 14 апреле, җомга

Бүген Казанның 55нче мәктәбе укучылары табигатьтә һәм юлда куркынычсыз тәртип мәсьәләләре турында фикер алышты. Балалар өчен занятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре үткәрде. Мероприятие кысаларында укучылар табигать күренешләре турында табышмакларга җавап таптылар, туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында шигырьләр укыдылар, экологик билгеләр уйлап чыгардылар һәм аларның рәсемнәрен ясадылар, шулай ук #ЭКОяз2017 буенча үз планнары белән уртаклаштылар. Алдагы ике айда укучылар мәктәп яны территоиясен тәртипкә китерәчәк, агачлар һәм чәчәкләр утырту, макулатура һәм батареяләр җыю буенча акцияләр уздырачак. Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Сафёрова табигать саклау мероприятиләрендә иң актив катнашучыларның кыйммәтле бүләкләр һәм призлар алачагын әйтте. Республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре арасында ике конкурс старт алды: “ЭКО Мәктәп” һәм “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы”. Аларның җиңүчеләре санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International