ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Бөтен республикадан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Түбән Каманың Балалар экология-биология үзәге эше белән таныштылар. Үзәктә 2 меңгә якын бала өстәмә белем ала. 4 юнәлеш буенча шөгыльләнәләр: экологик-биологик, табигый фәннәр, нәфис-эстетик һәм туристлык-туган якны өйрәнү. Хәтта үзләренең лабораторияләре бур, анда балалар тәҗрибәләр һәм катлаулы булмаган анализлар ясый ала.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада #ЭКОяз2017 акциясе узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре Н.В. Лемаев ис. скверны җыештыруда катнаштылар. Территорияләрне җыештыру буенча мероприятиеләр бүген шәһәрнең һәр районында оештырылган иде.

Бүген Татарстан экологлары Түбән Камада  җыелды, анда республика Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре белән күчмә киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров үткәрде. 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең санитар-экологик торышын тикшерде. Чүплекләрнең берсе Совет районында Аркылы Нокса урамында табылды. “Чүп өеме шәһәр кешеләренең әйләнә-тирә мохиткә культурасыз, ихтирамсыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә барлыкка килде”, - ди бу урында яшәүчеләр.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген аерата җанлылык иде. Нәни табигать сакчылары, утильләштерүгә тапшыру өчен, файдаланылган батарейкалар алып килде. “Сентябрьдлән бирле бөтен группа белән җыйдык”, - ди Казанның 128нче балалар бакчасы тәрбиячеләре. Нәниләр бер батарейканың әйләнә-тирә мохиткә нинди зарар китерергә мөмкинлеге турында белү белән, бөтен төркемнәре белән бер карар кабул итәләр: җыеп барачаклар һәм махсуслаштырылган урыннарга тапшырачаклар. 

Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларын пычрату, калдыкларны урнаштыруның санкциясез урыннары барлыкка килү – Яр Чаллыда экологик дәрестә болар төп тема булды. Укучылар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. 

Велосипедлар һәм турист палаткалары татарстанлыларны көтә. Призларны Казанда, Өмәнең Үзәк мәйданчыгында уйнатачаклар. #ЭКОяз2017 табигать саклау акцияләрендә катнашучының махсус флаерына ия булган һәркем катнаша ала. Флаерны генераль җыештыру үткәрүдә үзенең шәһәренә, районына булышкан кешеләр ала ала.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары рейд үткәрде. Тәмте авыл җирлегендә Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны урнаштыруның 6 санкциясез урынын ачыкладылар.

Лениногорск районының Тимәш мәктәбе укучылары экологик олимпиадада катнашты. Мәктәп укучылары өчен бу чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Табигатьне иң яхшы белүчеләр исемен алу өчен көрәшергә өч команда теләк белдерде: “Экологлар”, “Планета хуҗалары” һәм “Су патруле”.

Әлмәтнең 21нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик дәрестә катнашты. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Экология департаментының Әлмәт районы буенча вәкилләре белән бергә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International