15 апрельдә татарстанлылар экология буенча үз белемнәрен тикшерә ала. Казанда Беренче Экологик диктант уза

2017 елның 14 апреле, җомга

Казанда яшәүчеләр Экологик белемнәр көнендә Беренче Экологик диктант язуда катнашырга чакырыла, аның оештыручысы – “Яшь Гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Акция 15 апрельдә Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты бинасында уза. Моннан тыш, экологик диктантны онлайн-версиядә язарга мөмкин. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, “Яшь Гвардия”нең рәсми сайтында “Тестлар” бүлегендә (http://mger2020.ru/quiz) тест биремнәре урнаштырылачак, аларга социаль челтәрләр аша теркәлгәннән соң кереп булачак.

Экологик диктант теоретик һәм гамәли характердагы 35 сорауны үз эченә ала. Тест биремнәре оештыручылар тарафыннан М.В.Ломоносов исемендәге МДУның биология факультеты студентлары белән берлектә төзелгән. Диктантка нәтиҗәләр 17 апрельдә ясалачак.

ЭКОдиктантта катнашучылар мероприятие кысаларында Экология елына багшланган күргәзмәгә бара ала. Архив эше буенча Дәүләт комитетының күргәзмә залында татарстанлылар өчен өмәләр һәм табигать саклау мероприятиеләре тарихын чагылдырган уникаль архив материаллары куелган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International